Мамадыш муниципаль районындагы "Өмет" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр социаль педагог г.м. Ибраһимова җитәкчелегендә Пушкин картасы буенча мәдәни-ял итү учреждениеләренә йөриләр.
Бүгенге көндә приютның тугыз тәрбияләнүчесе Пушкин картасын рәсмиләштергән. Балалар шәһәр музеена, спектакльләргә, концертларга бик теләп йөриләр. Шушы көннәрдә Мамадыш туган якны өйрәнү музеенда балчык сувенирын буяу буенча мастер-класс узды. Балаларны бизәкләрнең мәгънәсе, роспись традицияләре белән таныштырдылар. Ахырда балалар үзләрен оста ролендә сынап карадылар һәм гади балчык кисәгеннән үз эшләнмәләрен ясадылар.