28 октябрь көнне Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Зирәкләр һәм тапкырлар» уены узды. Чараның максаты -балаларның интеллектуаль дәрәҗәсен күтәрү һәм аларның коммуникатив күнекмәләрен үстерү.
Тәрбиячеләр балаларга үз мөмкинлекләрен күрсәтергә һәм чикләнгән вакыт шартларында тиз эшләргә мөмкинлек бирә торган стандарт булмаган ситуацияләр булдырдылар. Уенда катнашучылар хәтер, логик фикерләү күнекмәләрен үстерделәр, бер-берсен игътибар белән тыңлый, төгәл һәм аңлаешлы итеп аңлата, төрле биремнәрне үтәгәндә кагыйдәләрне үти белү күнекмәләрен яхшырттылар. Уен барышында коллектив фикер алышу ысулын куллану балаларны командада нәтиҗәле эшләргә өйрәтте.
Тернәкләндерү үзәге белгечләре уңай эмоциональ фонны арттыра, балаларны берләштерә, иҗади фикерләүгә кызыксыну уята алдылар.