Янгыннарны кисәтү һәм булдырмау максатыннан Югары Ослан районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре өйдә хезмәт алучы өлкәннәр өчен инструктаж үткәрделәр.
Инструктаж барышында социаль хезмәткәрләр янгын чыгу сәбәпләренә аерым игътибар бирделәр. Алар өлкән яшьтәге гражданнарга янгынга каршы тематикага белешмәлекләр тапшырдылар, шулай ук махсус хезмәтләрнең телефоннарын искә төшерделәр.