Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә психолог Галина Артеполихина һәм социаль педагог Лилия Антонова балигъ булмаган балалар белән әкият терапиясе кулланып дәрес үткәрделәр.
Очрашуның максаты – толерантлык хисен формалаштыру, үз хаталарыңны күрә һәм төзәтә белү сәләтен үстерү. Социаль педагог балалар белән аларның кәефләре турында фикер алышты, ә соңыннан аларга үз кәефләрен төрле төстәге йон җепләреннән ясарга тәкъдим итте. Катнашучыларны гадәти булмаган картина ясау кызыксындырды. Аннары психолог «Чужак» әкиятен сөйләде һәм аның турында фикер алышырга тәкъдим итте.
Дәрес ахырында балалар ребуслар һәм табышмаклар чиштеләр.