«Здравушка» да Сурдотәрҗемәче көненә багышланган дәрес уздырдылар

2021 елның 28 октябре, пәнҗешәмбе

28 октябрьдә, Сурдотәрҗемәче көне алдыннан, Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тематик чара узды. Социаль хезмәт алучыларның ата-аналарына саңгыраулыкны иртә кисәтү, ишарәләр теле төрләре, начар ишетүчеләр белән нәтиҗәле аралашуның база ысуллары турында сөйләделәр.

Шулай ук чарада катнашучылар Сурдотәрҗемәче көне тарихы һәм Россиядә әлеге датаны раслау максатлары турында да белделәр. Һәр тыңлаучы ишетмәүче кешеләрнең булган проблемалары турында яңа белемнәр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International