Өлкән яшьтәге зәйлеләргә газ приборлары белән куркынычсыз эш итү кагыйдәләрен искә төшерделәр

2021 елның 28 октябре, пәнҗешәмбе

Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә чәршәмбенең эш иртәсе оператив киңәшмәдән башланды. Торак йортларда газ шартлау белән бәйле соңгы фаҗигале вакыйгалар аркасында, бүлекчә хезмәткәрләре газ приборлары белән куркынычсыз эш итү кагыйдәләрен искә төшерделәр, газ чыгу очрагында гамәлләр алгоритмын төзеделәр.

Киңәшмәдән соң социаль хезмәткәрләр социаль хезмәт алучылар янына юнәлделәр. Һәр өлкән кеше һәм инвалид белән индивидуаль әңгәмә үткәрелде, ашыгыч хезмәтләрнең телефоннары искә төшерелде. Әңгәмә тематик буклетлар белән ныгытылды, анда әйтелгән барлык кагыйдәләр һәм телефон номерлары язылган. Шулай итеп, хезмәт алучыларның һәрвакыт кул астында кирәкле мәгълүмат бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International