«Яңарыш» үзәгендә «Яраткан китапка – яңа тормыш» дигән акция оештырдылар

2021 елның 28 октябре, пәнҗешәмбе

27 октябрь көнне Бөгелмә шәһәренең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Үзәк балалар китапханәсе белән берлектә «Яраткан китапка – яңа тормыш» дигән акция оештырдылар.

Чараның максатлары: балаларда китапка сакчыл караш, кызыксынучанлык тәрбияләү, танып-белү материалларын кулланып, күзаллауларны киңәйтү. Очрашу кысаларында катнашучыларга кәгазьнең ничек һәм каян барлыкка килүе турында сөйләделәр, китаплар турында кызыклы фактлар хәбәр иттеләр. Балаларга викторина һәм мәкальләр конкурсы аеруча ошады. Китапханәче Элеонора Хәбибуллина китаплар белән эш итү кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерде.

Ахырда китап ремонтлау буенча остаханә оештырылды. Балалар яңа белемнәр, ә китаплар – икенче тормыш алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International