Кукмара районының өлкән яшьтәге кешеләре гериатрия бүлекчәләрендә дәваланалар

2021 елның 28 октябре, пәнҗешәмбе

Кукмара муниципаль районының «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 2021 нче елда «Демография» милли проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын кертү эше дәвам итә.

Авыр эпидемиологик ситуациягә карамастан, ай саен медицина хезмәткәрләре белән бергә социаль хезмәтләр алучылар патронажы үткәрелә. Шул ук вакытта барлык куркынычсызлык чаралары да үтәлә. Чаралар вакытында гражданның гомуми торышы буенча сораштыру һәм социаль хезмәткәрләр алып бара торган көндәлекләргә мониторинг үткәрелә, борчыган сораулар ачыклана, тиешле киңәшләр бирелә.

Шулай итеп, социаль хезмәтләр алучы Маргарита Захаровага «Тылсым» үзәге белгече Эльмира Сәйфуллина һәм район үзәк хастаханәсе гериатры Йолдыз Гыйләҗева килеп киттеләр. Өлкән кешене Әтнә район үзәк хастаханәсе базасындагы стационар гериатрия ярдәме күрсәтүне оештыручы оешмага җибәрделәр. Гериатрия бүлегендә дәвалану социаль хезмәтләр алучыга ошады һәм аның хәленә уңай йогынты ясады.

Киләчәктә шундый гериатрия бүлекләренә «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагы башка кешеләрне дә җибәрергә планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International