Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында яңа килгән социаль хезмәт алучылар өчен чара уздырылды. Аның максаты гражданнарга физик активлык җитәрлек дәрәҗәдә булмау кебек патологик хәл турында мәгълүмат җиткерү иде.
Учреждениенең шәфкать туташы тернәкләнүчеләргә сәламәт яшәү рәвеше алып бару, үз сәламәтлегеңне ныгыту өчен адекват физик активлыкның мөһимлеге турында сөйләде, гиподинамия турында видеофильм күрсәтте. Тыңлаучыларга сулыш өчен һәм буыннарның хәрәкәтчәнлеген яхшырту өчен күнегүләр ясарга тәкъдим ителде.
Чара ахырында социаль хезмәт алучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, белгечкә рәхмәт белдерделәр. Очрашуда сигез кеше катнашты.