Менделеевск районы наркотикларга каршы акциягә кушылды

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

18-29 октябрьдә Менделеевск муниципаль районы территориясендә «Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит» дигән Бөтенроссия наркотикларга каршы акция уза. Акциянең максаты – җәмәгатьчелекне наркотик матдәләрнең законсыз әйләнешенә каршы тору эшендә катнашуга җәлеп итү.

26 нчы октябрь көнне «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә шәһәр халкы арасында тематик листовкалар тарату буенча акция уздырылды. Материалларда ышаныч телефоннары турында мәгълүмат һәм уяу булырга һәм акцияне үткәрүдә актив катнашырга өндәү бар иде. Әлеге чараны гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International