Тәтеш районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында озак вакыт карау системасы чараларын оештыру эшен дәвам итә.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә «Карау мәктәбе», «Сиделка» хезмәте», «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә», «Мобиль бригада», «Техник тернәкләндерү чараларын прокатка бирү пункты» кебек стационар алыштыра торган технологияләр кулланыла.
Хәзерге вакытта өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәтләре белән 111 кеше колачланган, шуларның 20се озак вакыт карау системасы кысаларында хезмәт ала, бер тыл хезмәтчәне яңа гаиләдә яши, 4 инвалид сиделка хезмәтеннән файдалана.
2021 елның 10 аенда техник тернәкләндерү чараларын прокатка алу турында килешү 10 кеше белән төзелгән.