Татарстанда һөнәри юнәлеш бирү буенча бушлай программа эшли башлый

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, GeekBrains белем бирү платформасы һәм ИТ-парк белән берлектә, төбәктә «Карьера остаханәсе» һөнәри юнәлеш бирү буенча бушлай программа башлап җибәрәләр.

«Карьера остаханәсе» – һөнәри юнәлеш бирү буенча бушлай онлайн-курс. Җиде көн эчендә курсны тыңлаучылар һөнәри максатларны дөрес куярга һәм карьераны планлаштырырга өйрәнәчәкләр, үзләренең көчле якларын билгеләячәкләр һәм алар өчен туры килә торган һөнәрне үстерү буенча озак вакытка исәпләнгән план төзиячәкләр.

«Карьера остаханәсе» курсына https://gb.ru/career-rt сайтында язылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International