«Шәфкать» үзәге психологы йөкле хатын-кызлар белән дәрес үткәрде

2021 елның 26 октябре, сишәмбе

«Бәхетле аналык» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында 26 октябрьдә Тукай район үзәк хастаханәсе базасында «Бала табудан соң хатын-кызның психоэмоциональ хәле. Бала табудан соң депрессияне профилактикалау» дигән темага чара узды. Очрашуны «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насыйрова үткәрде.

Практик дәрес бала табудан соң депрессияне профилактикалау өчен стресс хәленнән чыгу алымнарына һәм техникаларына өйрәтүгә юнәлдерелгән иде. Дәреснең төп бурычлары: стресска каршы торучанлыкны үстерү, бала табудан соң депрессия төшенчәсе, аның симптомнары, барлыкка килү факторлары, ана, бала һәм гаилә өчен мөмкин булган нәтиҗәләре белән таныштыру, бала табудан соң депрессияне профилактикалау чаралары турында сөйләү.

Чарада алты йөкле хатын-кыз катнашты. Аларга берничә күнегү һәм аутотренинг тәкъдим ителде. Шулай ук катнашучыларга «Шәфкать» үзәгенең контактлары бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International