Балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияче һөнәренең әһәмиятен һәм абруен күтәрү, аларның һөнәри осталыгын арттыру, иң яхшы педагогик тәҗрибәне ачыклау һәм тарату максатыннан ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының иң яхшы тәрбиячесе» исеменә республика конкурсы уздыра.
Конкурста учреждениедә эш стажы кимендә 3 ел булган приют тәрбиячеләре катнаша ала.
Конкурс өч этапта үткәрелә:
I этап – 21 октябрьдән 27 октябрьгә кадәр;
II этап – 27 октябрьдән 17 ноябрьгә кадәр;
III этап – 17 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр.
Конкурста җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар белән бүләкләнәчәк. Өченче этапта катнашкан номинантлар сертификатлар алачак.
Конкурсны үткәрү мәсьәләләре буенча консультацияләрне (843) 236-45-56 телефоны аша яисә Министрлыкның Республика ресурс үзәгенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин: Казан шәһәре, Петербург ур., 40 йорт. E-mail: rrc.org@bk.ru.