Өлкән яшьтәге буалылар белән эшләүдә уен терапиясе

2021 елның 26 октябре, сишәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Уен терапиясе» дигән социаль технология буенча эш дәвам итә.

Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең социаль эш буенча белгече И. Р. Шәрипова социаль хезмәт алучылар белән өстәл уеннары буенча дәресләр үткәрә. Шулай өлкәннәр вакытны файдалы итеп үткәрәләр, аралашу шатлыгы алалар.

Кызыклы һәм актив ял – өлкәннәрне тернәкләндерүнең иң гади һәм нәтиҗәле ысулы. Моннан тыш, өстәл уеннары аларны тискәре уйлардан һәм көнкүреш проблемалардан арындыра, стресс дәрәҗәсен киметә, психологик халәтне яхшырта. И. Р. Шәрипова сүзләренә караганда, чын күңелдән көлү, шатлык һәм ләззәт алу кайчагында даруларга караганда нәтиҗәлерәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International