«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр белән террорчылыкны профилактикалау буенча дәрес үткәрделәр

2021 елның 26 октябре, сишәмбе

Террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау эше кысаларында 24 октябрьдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Уяу булыгыз» дигән дәрес узды. Чарада мәктәп яшендәге балалар катнашты.

Дәрес балаларны кешенең сәламәтлеген һәм иминлеген саклау өчен җавап бирүче Җир Хартиясе принциплары белән таныштыруга, яшүсмерләргә экстремаль хәлләрдән чыгу юлларын күрергә, мондый хәлләрне булдырмаска һәм кисәтергә өйрәтүгә юнәлтелгән иде.

Приют тәрбиячесе Алексей Шатков катнашучыларга террорчылыкның асылын аңлатты, шикле предметка тап булганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерде. Шулай ук балалар гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар. Ахырда тәрбияче бандитлар һөҗүм иткәндә үз-үзеңне саклауның төп алымнарын күрсәтте. Дәрестә балалар бик күп файдалы мәгълүмат алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International