Спас интернат-йортында ярмалар терапиясе уңышлы кулланыла

2021 елның 26 октябре, сишәмбе

Ял тернәкләндерүенең гадәти булмаган технологиясе кулларның вак моторикасын, тактиль сизүчәнлекне, сөйләмне, фикерләүне үстерә.

«Кеше тормышының барлык этапларында да кул хәрәкәте мөһим роль уйный. Гадәти ярма вак моториканы үстерү өчен бик күп мөмкинлекләр ача. Ярма белән шөгыльләнү бармакларга массаж булып тора, нерв киеренкелеген төшерә, психик һәм физик үсешне яхшырта», – дип билгеләп үтә Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты тәрбиячесе Ирина Телицына.

Узган дәрестә социаль хезмәт алучылар табигать һәм хайваннар төшерелгән рәсемнәр сайладылар, аларны карандашлар һәм ярмалар белән бизәделәр. Бодайдан көнбагыш һәм кояш, карабодай болан баласы, гөмбә һәм тычкан баласы, дөгедән болыт – болар барысы да Алексей Сумбулов, Юрий Барыгин, Ирина Меховникова һәм Илшат Габдрахмановның иҗади эшләрендә бар иде. Дәрестә катнашучылар ярмалар терапиясе буенча дәресләр һәрвакыт кызыклы һәм мавыктыргыч булуын таныдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International