Минзәлә районында интернат-йорт психологы кызыклы дәрес үткәрде

2021 елның 26 октябре, сишәмбе

Иҗат фикерләүне үстерү өчен һәрвакыт файдалы, ә материаллар белән эшләгәндә кулларның вак моторикасы үсә, фантазия, пөхтәлек яхшыра.

Кичә Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты психологы Ирина Мөслимова миләшләрдән сәйлән һәм беләзек ясау буенча индивидуаль дәрес үткәрде. Эш алдыннан белгеч һәм социаль хезмәтләр алучы Ирина Михайлова урамга чыгып, миләш ботаклары җыйдылар. Сәйлән һәм беләзек ясау өчен, миләштән тыш, җеп, энә һәм кайчы кирәк булды.

Җиләкләрне җепкә җыю процессы – бик четерекле, әмма мавыктыргыч эш. Социаль хезмәтләр алучы миләш, аның файдалы үзлекләре турында бик күп файдалы һәм кызыклы мәгълүмат белде.

Килеп чыккан әйберләр чарада катнашучыны сөендерде. Миләш эшләнмәләре матур һәм үзенчәлекле килеп чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International