Тәтеш интернат-йортында яшәүчеләр – Интернеттан актив файдаланучылар

2021 елның 26 октябре, сишәмбе

Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәт алучылары заман белән бергә атлыйлар һәм Интернеттан актив файдаланалар.

Сентябрь аенда бер тапкыр бирелә торган акча алгач, кайбер пенсионерлар заманча планшетлар һәм телефоннар алдылар. Хәзер аларга күп кенә электрон ресурслар һәм хезмәтләр үтемле.

Фәрит абый социаль челтәрдә туганнары белән аралаша, бу исә үзизоляция чорында актуаль. Тамара Кучумова өй хайваннары белән кызыклы видеороликлар эзләргә һәм карарга ярата. Халык санын алу процедурасын Дәүләт хезмәтләре порталы аша Валерий Комендантский мөстәкыйль узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International