ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла. Татарстан Республикасының өч предприятиесендә хезмәт хакы буенча бурычлар түләнде.
Шулай итеп, Әтнә муниципаль районының «Дусым» ҖЧҖ 127 хезмәткәр алдындагы гомуми 1 148,8 мең сумлык бурычын түләде.
Теләче районында «Таң» ҖЧҖ 38 хезмәткәргә 792,1 мең сум акча түләде.
Теләче районы «Ошма» авыл хуҗалыгы тәэмин итү һәм сату кулланучылар кооперативы 2 хезмәткәр алдындагы гомуми 37,8 мең сумлык бурычын түләде.