Буа интернат-йортында яшәүчеләр көн саен саф һавага чыга

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре озак вакыт карау системасын тормышка ашыру кысаларында көн саен аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучыларны саф һавага алып чыгалар. Чаралар кәефне күтәреп кенә калмый, әби-бабайларның сәламәтлегенә дә яхшы тәэсир итә.

Саф һава бөтен организм өчен файдалы, ул барлык органнар һәм системалар эшен яхшырта. Моннан тыш, бу үпкәләр өчен дә файдалы, ә мускуллар кирәкле физик йөкләнеш ала. Тернәкләнү процессы да саф һавага даими чыгулар аркасында уңышлырак һәм тизрәк уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International