4 меңгә якын татарстанлы «Мәшгульлеккә ярдәм итү» проекты кысаларында белем алуга кереште

2021 елның 26 октябре, сишәмбе

2021 елда Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында түбәндәге категория гражданнарны укыту оештырыла:

- эш эзләүче гражданнар, шул исәптән эшсез гражданнар;

- 50 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр һәм пенсия алды яшендәге затлар;

- 3 яшькә кадәрге баланы карау буенча отпускта булган хатын-кызлар, мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган эшләмәүче хатын-кызлар.

Укуларның максаты – укулар узган гражданнарны эш белән тәэмин итү (эшкә урнашу яки үзмәшгуль сыйфатында, шәхси эшмәкәр буларак теркәү). Операторлар 4 117 кешене укытуны һәм укытылган гражданнарның кимендә 75 % ының эшкә урнашуын тәэмин итәргә тиеш.

Белем бирү оешмалары укулар башланыр алдыннан гражданнар белән эшкә урнашуны (эш белән тәэмин ителүне саклау) буенча йөкләмәләрне күздә тоткан шартнамәләр төзи. Укулар тәмамланганнан соң гражданнар элеккеге эш урынында мәшгульлекне саклау яки яңа эш урынына эшкә урнаштыру буенча әлеге йөкләмәләрне үтәргә тиеш.

Уку процессында дистанцион һәм электрон технологияләр кулланылырга мөмкин. Бу белем бирү программасына бәйле.

Уку узу өчен гариза бирү, федераль операторлар һәм белем бирү оешмалары киселешендә төбәктәге белем бирү программалары исемлегеннән уку-укыту программасын сайлап алу «Россиядә эш» порталында (trudvsem.ru) гамәлгә ашырыла.

2021 елның 25 октябренә Татарстан Республикасы буенча барлыгы 7 883 гариза бирелгән. Укуга 3 961 татарстанлы кереште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International