«Звезда» Хәйрия фонды Иртә ярдәм турында хәбәрдарлык атнасын уздыра

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе

2021 елның 18-24 октябрендә III Иртә ярдәм турында хәбәрдарлык атнасы узачак. Ул инде өченче тапкыр үткәрелә һәм ата-аналар һәм белгечләр арасында иртә ярдәм турында мәгълүмат таратуга юнәлдерелгән.

III Хәбәрдарлык атнасында беренче тапкыр өч яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр белән эшләүче белгечләр өчен аерым мастер-класслар үткәреләчәк. Аларда үз компетенцияләреңне арттырырга, бөтен Россиядән коллегаларың белән тәҗрибә уртаклашырга мөмкин.

Атнаның инициаторы – «Звезда» Хәйрия фонды. Бу Татарстан оешмасы кечкенә балаларның ата-аналарына ярдәм итә, үсеш үзенчәлекләре булган балалар өчен тормышның беренче көннәреннән башлап җәмгыятьнең тигез катнашучылары булу өчен шартлар тудыра.

Тулырак мәгълүматны https://www.zvezdafond.ru/week3 сайтында табарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International