Татарстан Республикасының «Әтиләр берлеге» региональ иҗтимагый оешмасы «Әтиләр көне белән!» тере открыткасы» Бөтенроссия акциясенә кушылырга чакыра.
Акциянең оештыручысы – «Әтиләр берлеге» гаилә институтына һәм традицион гаилә кыйммәтләренә ярдәм итү буенча төбәкара иҗтимагый оешма.
Акциядә катнашу өчен 2021 елның 17 октябренә кадәр социаль челтәрләрдәге үз битләреңдә әтиең өчен видеокотлау урнаштырырга кирәк. Түбәндәге хештегларны куярга кирәк: #СоюзОтцов, #ДеньОтца, #ВремяОтцовства, #NNрегион (NN – регион саннары).
Видеокотлау проза, җыр, шигырь формасында булырга мөмкин. Роликның озынлыгы 30 секундтан артмаска тиеш. Кадрда әти кеше яки аның фоторәсеме булса, тагын да яхшырак.
Акциядә төрле яшьтәге кешеләр катнаша ала.
Акциядә катнашучылар, социаль челтәрдә үзләренең видеокотлауларын урнаштырып, аларны коммерцияле булмаган рәвештә традицион кыйммәтләрне рекламалауда кулланырга рөхсәт бирә. Куллану хокукы «Әтиләр берлеге» төбәкара иҗтимагый оешмасында кала.