Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Министрлык конкурс үткәрә

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе

Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Россиянең киләчәге безнең кулларда» дигән конкурс уздыра. Анда республиканың балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларында тәрбияләнүчеләр катнаша ала.

Конкурсның максаты – социаль приютларда тәрбияләнүчеләрне һөнәри үзбилгеләнешкә һәм һөнәр сайлауга юнәлтү.

Катнашу өчен учреждениеләр һөнәри юнәлеш бирү тематикасы буенча балалар төшергән видеороликлар җибәрә. Видеороликның жанрын балалар үзләре билгели.

Катнашу өчен гаризалар 2021 елның 13 октябреннән 25 октябренә кадәр кабул ителә. Конкурска йомгак ноябрь аенда ясалачак.

Гариза һәм видеоролик түбәндәге юлларның берсе белән җибәрелергә мөмкин:

- «Россиянең киләчәге безнең кулларда» дигән тамга белән электрон почта аша: rrc.org@bk.ru;

- кулга тапшырып;

- 420107, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Петербург ур., 40 йорт адресы буенча почта аша.

Конкурсны үткәрү мәсьәләләре буенча консультацияләрне координатордан – Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәгеннән алырга мөмкин:

- Казан шәһәре, Петербург ур., 40 йорт, 205 каб.;

- тел. / факс: (843) 236-45-56;

- e-mail: rrc.org@bk.ru («Россиянең киләчәге безнең кулларда» дигән тамга белән).

Конкурс үткәрү турында нигезләмә >>.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International