Тәрәзә төбендәге бакча үз-үзеңә ышанычны арттыра

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты «Старость в радость» Хәйрия фонды тарафыннан оештырылган онлайн бакча терапиясе дәресләренә йомгак ясый. Проект, беренче чиратта, участокта эшли алмый торган, әмма үсемлекләр карарга яраткан һәм тәрәзә төбендә уңыш үстерергә тели торган аз хәрәкәтләнүче кешеләргә юнәлдерелгән иде.

Башта фонд волонтерлары карлик төрдәге помидор, кыяр, шулай ук төрле чәчәкләр орлыкларын җибәрде. Аларны интернат-йорт карамагындагылар май аенда утыртты. Җәй һәм көз буе өлкәннәр аларны карадылар, түземсезлек белән орлыкларның тишелеп чыгуын көттеләр, яңа яфраклар үсешен күзәттеләр. Шытымнар бераз үскәч, аларны аерым чүлмәкләргә утырттылар. Социаль хезмәт алучылар үз хезмәтләренең нәтиҗәләрен күргәч, бик куандылар.

Тәрәзә төбендә бакча – өлкәннәр өчен яшьлек һәм озын гомер эликсиры, шулай ук шатлык һәм ләззәт чыганагы. Проектта катнашучылар арасында элек бакчачылык белән шөгыльләнүчеләр дә бар иде, ә кайберәүләр өчен бу беренче тапкыр булды. Нәтиҗә күреп, өлкәннәр үз-үзләренә, мөмкинлекләренә ышана алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International