Наркоманияне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру эше кысаларында 13 октябрьдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Туган кешеләр» клубында «Тормыш тәме» дигән дәрес үткәрде. Гаиләдә микроклиматны яхшыртуга юнәлдерелгән чарада алты социаль хезмәт алучы хатын-кыз катнашты.
Дәрес барышында катнашучылар «Ирләр / хатын-кызлар кибете», «Минем мәхәббәт үзәге», «Тере бүләк», «Тылсымлы төймәләр» күнегүләрен үтәделәр. Алар йомшак якларны һәм партнер белән хезмәттәшлектә төрле кыенлыкларны өйрәнүгә юнәлдерелгән иде. Аннан соң хатын-кызлар зур кызыксыну белән психолог киңәшләрен тыңладылар.
«Кызыклы-файдалы» йомгаклау өлешендә күп кенә катнашучылар «Тылсымлы төймәләр» күнегүенең бик катлаулы булуын таныды – үз җитешсезлекләреңне тану һәм якын кешегә мөнәсәбәтеңне уңай якка үзгәртү аерым тырышлык таләп итә.
Чара «90 яшьлек хатын-кыз киңәшләре» дигән белешмәлек тарату белән тәмамланды.