Буа яшүсмерләрен кеше хезмәтен хөрмәт итәргә өйрәтәләр

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе

Буаның «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Күңелгә яткан эш» программасы кысаларында чара уздырдылар. «Минем әти-әнием һөнәре» темасына дәрестә балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар катнашты.

Балалар җиләк-җимеш агачларын ясадылар һәм киселгән җимешләрдә һөнәрләре буенча аларның әти-әниләре кемнәр икәнен күрсәттеләр. Алар арасында сатучы, пешекче, шофер, төзүче, чәчтараш, тегүче бар иде. Аннары яшүсмерләр чиратлап үз әти-әниләренең һөнәрләре турында сөйләделәр. Чара барышында балалар барлык һөнәрләрнең дә бик кызыклы булуын белделәр, аларның һәрберсе хөрмәткә лаек.

Мондый чаралар балаларның һөнәрләр турында белемнәрен киңәйтә, әти-әниләренең һәм якыннарының эшенә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International