«Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләр борщ пешерергә өйрәнделәр

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе

«Һөнәрләр әлифбасы» программасын тормышка ашыру кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен кулинар мастер-класс үткәрделәр. Балалар иң яраткан ризыкларының берсен – борщ пешерделәр.

Татьяна Михайловна тәрбияләнүчеләргә бу төр ашның килеп чыгышы, аның күп төрле вариантлары булуы турында сөйләде. Балалар борщның нинди ингредиентлардан торуын һәм аны ничек дөрес итеп әзерләргә кирәклеген белделәр. Балалар борщның тәмле генә түгел, файдалы аш та булуы белән килеште, чөнки яшелчәләр бөтен организмга файда китерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International