«Изгелек» үзәгендә шашка һәм дартс буенча ярышлар узды

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе

11 октябрьдә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, «Вкус жизни» редакциясе, ТР Инвалидларының төбәк иҗтимагый «Спорт хәрәкәте» оешмасы ярдәме белән Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә шашка һәм дартс буенча ярышлар узды. Чара «Үз-үземә ышанам» проекты кысаларында оештырылды.

Ярышларда Татарстанның төрле почмакларыннан тернәкләндерү узу өчен килгән 70 сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кеше катнашты.

Барлык җиңүчеләргә һәм призерларга шәһәр советы депутаты Илнур Исмәгыйлев һәм «Автократ» ҖЧҖ коллективы исеменнән «Спорт хәрәкәте» оешмасы рәисе Әсхәт Галиев дипломнар, медальләр, истәлекле бүләкләр тапшырды. Барлык тернәкләнүчеләр дә татлы бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International