12 нче октябрьдә Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагоглары тарафыннан «Әкият терапиясе» технологиясе буенча социаль хезмәт алучылар белән чара уздырылган. Чараның максаты – дуслык мөнәсәбәтләрен тәрбияләү, балаларда позитив кәеф булдыру.
Балалар зур теләк һәм кызыксыну белән «Теремкәй» әкиятенең төрле персонажларын уйнадылар. Әкият атмосферасында балалар кызыксынып төрле биремнәрне үтәделәр.
Социаль педагоглар фикеренчә, мондый чаралар тыңларга, мөрәҗәгатьләргә җавап бирә белүне үстерә. Шулай ук балаларда уен барышында сөйләм байлыгы үсә. Әкияткә эләгеп, балалар «әкияти законнар»ны – үз-үзеңне тоту нормаларын һәм кагыйдәләрен җиңел кабул итәләр.