Түбән Кама районында социаль хезмәткәрләр һөнәри компетентлыкка тест уздылар

2021 елның 13 октябре, чәршәмбе

2021 нче елның 6 нчы октябреннән 13 нче октябренә кадәр Түбән Кама «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Демография» милли проектын тормышка ашыру һәм законнар өлкәсендә социаль хезмәткәрләрнең белемнәрен чираттан тыш тикшерү үткәрелгән.

Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең 69 социаль хезмәткәре тест уздылар. Тестлар үз эченә озак вакыт карау социаль пакеты буенча хезмәт күрсәтү һәм аларның нормативларын алган.

Тест алдыннан өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире тарафыннан «туганлар тарафыннан карауга ярдәм итү» һәм «социаль-тернәкләндерү чараларының нәтиҗәлелеге» дигән төшенчәләрне кабат беркетү өчен әңгәмә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International