Татарстан Республикасы моношәһәрләрендә эшсезләр саны кабат үзгәрде

2021 елның 13 октябре, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 1 313 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 19 кешегә кимрәк.

Шулай ук бу атнада Алабуга, Менделеевск, Түбән Кама һәм Кама аланы шәһәрләрендә эшсезләр саны кимеде, анда 2021 елның 13 октябренә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 329, 41, 755 һәм 167 эшсез кеше исәптә тора.

Бу атнада эшсез гражданнар санының артуы Яшел Үзәндә (+10) һәм Чистайда (+11) күзәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International