Татарстан Республикасы эш бирүчеләре 54 906 вакансия тәкъдим итә

2021 елның 13 октябре, чәршәмбе

2021 елның 13 октябренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 15 523 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 555 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,77 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 54 906 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 1 993 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,28 кеше тәшкил итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 530 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 16 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International