13 октябрьдә Халыкара ак кул таягы көне кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында Сукырлар җәмгыятенең «Нежность» ансамбле концерты узды. Чара җәмәгатьчелек игътибарын сукырлар һәм начар күрүчеләр проблемаларына җәлеп итүгә юнәлдерелгән иде.
Ансамбль җитәкчесе Рәисә Грига бу датаның тарихы турында искә төшерде һәм ак кул таягы – күрмәүче кешенең коралы һәм әйләнә-тирә дөнья матурлыгын күрергә сәләтеннән мәхрүм ителгән кешеләрнең «күзләре» символы ул, дип билгеләп үтте.
Концерт номерлары арасында алып баручы тамашачыларны иҗат коллективы, аларның күпьяклы осталыклары, үҗәтлекләре, максатларына ирешүдә максатчанлыгы белән таныштырды. Кунаклар дәртле рус халык җырлары белән чыгыш ясадылар, тамашачыларны җырлар белән сөендерделәр һәм оригиналь аранжировкада «Сандугачым, сандугачым» аккапеллосы белән шаккатырдылар.
Талантлы артистлар белән очрашу тамашачылар йөрәгендә соклану һәм күңелле эмоцияләр калдырды. Чарада 20 кеше катнашты.