Балтач муниципаль районында Өлкәннәр декадасы кысаларында 6 октябрь көнне Олы Лызи авылында өлкән кешене тәрбиягә алган гаиләдә булдылар.
Социаль яклау бүлеге начальнигы Алсу Гатиятуллина, ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин Идея Николаевнага чәчәкләр һәм азык-төлек пакеты тапшырдылар.
Өлкән яшьтәге ханым кунакларга игътибар һәм бүләкләр өчен рәхмәт белдерде. Идея Жилина гаиләдә яшәү шартларыннан һәм аңа карата мөнәсәбәттән тулысынча канәгать булуын белдерде.