Бүген Кайбыч муниципаль районында Апас һәм Кайбыч районнары буенча күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге башлыгы, эчке хезмәт подполковнигы Вәлиев Илдар Илгизәр улы Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре белән янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрде. Инструктажның максаты – янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белүне ныгыту.
ГТХМ хезмәткәре биналарда куркынычсызлык кагыйдәләре, газ һәм электр җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләде, шулай ук янгын чыккан очракта гамәлләр тәртибен аңлатты. ГТХМ вәкиле янгын сүндергечләрнең төрләре һәм аларны теге яки бу ситуациядә куллану турында сөйләде.
Очрашу ахырында белгеч хезмәткәрләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде.