Алексеевск социаль приютында тәрбияләнүчеләр уен формасында Россия мәдәниятен өйрәнделәр

2021 елның 7 октябре, пәнҗешәмбе

Балаларда толерантлык, кызыксыну һәм башка милли мәдәниятләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү максатыннан Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Марина Сәгыйдуллина мәктәп яшендәге балалар белән «Сәяхәт итеп уйныйбыз» дип исемләнгән уен дәресе үткәрде.

Дәрес башында тәрбияләнүчеләр Россия территориясендә яшәүче халыкларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында презентация карадылар. Тәрбияче балаларга төрле халыкларның бәйрәмнәре, рус, татар, башкорт, бурят һ.б. халыкларның милли киемнәре турында сөйләде, «Буяулар», «Аленушка һәм Иванушка» рус халык уеннары, «Җавап тап һәм куып тот» татар халык уены, «Бәрәңге утырт» белорус уенын уйнадылар.

Чара кызыклы һәм күңелле үтте. Барлык катнашучылар да уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International