«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр белән һөнәри юнәлеш буенча дәрес үткәрделәр

2021 елның 7 октябре, пәнҗешәмбе

6 октябрьдә Алексеевск районы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Венера Якупова мәктәп яшендәге 14 бала өчен «Профессиограмма» дигән теоретик дәрес үткәрде. Дәреснең максаты – тәрбияләнүчеләрне «профессиограмма» төшенчәсе һәм төрле һөнәрләр белән таныштыру.

Балалар кызыклы формада һөнәр сайлауга йогынты ясый торган факторлар турында белделәр, һөнәрләр типологиясе һәм төрле характеристикалары белән таныштылар, әлеге тема буенча киңәшләр алдылар.

Төркемле практик эш балаларга профессиограмманың билгеләнешен белергә, аларның нинди төр һөнәргә ия булуларын билгеләргә ярдәм итте. Дәрес балаларга үз-үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап табарга, һөнәрләр дөньясы турында күп яңа мәгълүмат алырга булышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International