6 нчы октябрьдә Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан менталь тайпылышлары булган инвалидлар өчен «Син барын да булдырасың!» программасы кысаларында яшь кешеләр һәм аларның әти-әниләре өчен көзге урман буйлап йөрү оештырылды.
Чара барышында мөмкинлекләре чикле кешеләр рәхәтләнеп табигатьнең якты төсләре белән сокландылар, урманда саф һава суладылар, коелган яфраклардан бәйләмнәр ясадылар.
Актив йөрүдән соң самавырдан кайнар чәй эчтеләр.
Табигать белән аралашу нерв системасын тынычландыра, эмоциональ киеренкелекне төшерә, кәефне яхшырта. Барлык катнашучыларның да очрашудан иң уңай тәэсирләре генә калды.