Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар гадәти чүкеч һәм столяр кадаклар ярдәмендә стринг-арт техникасында гадәти булмаган картиналар ясыйлар.
Хезмәт буенча инструктор Динә Тимофеева социаль хезмәт алучыларны яңа һәм гадәти булмаган юнәлеш белән таныштырды. Картина өчен йөрәк сурәтен сайладылар. Барысының да шаблоннары бертөрле булуга карамастан, картиналар төрле һәм кабатланмас килеп чыкты. Күчермә кәгазь ярдәмендә өлкәннәр рәсемне күчерделәр, аннары кадаклар кактылар һәм аларга җеп урадылар.
Мондый эш зур тырышлык һәм сабырлык таләп итә. Стринг-арт техникасында шедеврлар булдыру кулларның вак моторикасы үсешенә ярдәм итә, пөхтәлеккә өйрәтә. «Өлкәннәр өчен мондый дәресләр укыту һәм иҗат кына түгел, ә менә дигән вакытны үткәрү ысулы, мавыктыргыч һәм файдалы ял да», – ди хезмәт буенча инструктор Динә Тимофеева.