Шушы көннәрдә Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре Халыкара өлкәннәр көненә багышланган спорт-сәламәтләндерү чарасы уздырганнар. Әлеге чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, физик активлыкка һәм өлкән яшьтәге гражданнарның ялын оештыруга юнәлдерелгән.
Яшьләр паркында скандинавия йөрешен яратучылар җыелды. Чара кысаларында өлкәннәргә скандинавия йөрешенең файдасы һәм техникасы турында, таякларны ничек дөрес сайларга икәнлеге турында, катнашучылар разминка ясадылар һәм таяклар белән йөрүгә керештеләр.
Чараны оештыручы саф һавада скандинавия йөреше белән даими шөгыльләнү салкын тию авыруларының ешлыгын киметеп чыныгырга ярдәм итә, дип саный. Моннан тыш, тәрбияләнүчеләр үз яшендәге кешеләр белән дустанә аралашудан да шатлык алалар.