ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 7 нче ноябрь көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 11 452 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 149 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,56% күрсәткечен тәшкил итте.

 

Соңгы мәгълүматларга килгәндә, Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 1110 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 17 кешегә күбрәк.

 

Кичә Алабуга эш белән тәэмин итү үзәгендә “Киләчәккә Билет” Алабуга муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларының 7-10 сыйныф укучылары арасында иншалар бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчеләрнең бүләкләү тантанасы узды.

 

 

Яр Чаллы "Ышаныч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Фирдания Абзалова һәм Татьяна Мамакова өстәмә һөнәри программасы буенча квалификацияләрен күтәрде.

 

 

 

"Кояшлы шәһәр" патриотик тәрбия бирү программасы кысаларында Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Һөнәрләр салават күпере" дигән рәсемнәр күргәзмәсе узды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International