Шушы көннәрдә Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Җиңү Көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Әлеге чарада учреждение карамагындагыт Бөек Ватан сугышы ветераннары, интернат-йорт хезмәткәрләре, КФУның Алабуга институты студентлары һәм мәктәп укучылары катнашты.
Агымдагы елның май аенда Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә "Җиңү Көне" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.
Әлеге акциянең максаты булып балигъ булмаган балаларга патриотик тәрбия бирү, иҗади сәләтләрен үстерү, ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәренә хөрмәт хисе тәрбияләү торды.