Буада укучыларга ишетмәүче кешеләрнең проблемалары турында сөйләделәр

2021 елның 24 сентябре, җомга

«Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагоглары Буа ветеринария техникумы студентлары белән чираттагы чара уздырдылар. Очрашу Халыкара чукраклар көненә багышланган иде.

Оештыручылар беренче курс студентларының игътибарын ишетмәүче кешеләрнең проблемаларына юнәлтергә, тирә-юньдәге саңгырау кешеләрнең нинди кыенлыклар кичерергә мөмкин икәнлеге турында уйланырга мәҗбүр итәргә тырыштылар.

Яшьләр бер-берсен ишарәләр ярдәмендә сәламләделәр, дәрес темасы буенча мәгълүмат алмаштылар, хәрәкәтле уеннар уйнадылар, шул ук вакытта аларга тавыш чыгарырга ярамый иде. Чара бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте. Ул техникум укучыларына гадәти булмаган тынлык дөньясы кешеләре турында күп кенә яңа әйберләр белергә мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International