Эльмира Зарипова республиканың профсоюз активын бәйрәм белән котлады

2021 елның 24 сентябре, җомга

1995 елдан башлап 24 сентябрь Татарстан профсоюзлары тарафыннан Татарстан Республикасының профсоюз активисты көне буларак билгеләп үтелгән. 2010 елда бәйрәм рәсмигә әйләнә, ә 24 сентябрь Татарстан Республикасы профсоюзлары көне дип игълан ителә.

Профсоюзлар федерациясе – Татарстанда иң массакүләм һәм актив иҗтимагый берләшмә, анда 750 меңнән артык профсоюз әгъзасы, шул исәптән 110 мең профсоюз активисты исәпләнә.

Республикада хөкүмәт, профсоюзлар һәм эш бирүчеләр арасында күп дәрәҗәле социаль партнерлык системасы төзелгән һәм уңышлы эшләп килә, социаль өлкәгә кагылышлы барлык мәсьәләләр буенча да тыгыз хезмәттәшлек җайга салынган. Бүген республика профсоюз оешмалары халыкны эш белән тәэмин итү программаларын эшләүдә актив катнашалар, хезмәткәрләрне социаль яклау чараларын тәкъдим итәләр.

Быел ТР профсоюз хәрәкәтенә 116 ел тула. Бу вакыйга хөрмәтенә РФ Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Анатолий Домников, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, РФ Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасы вәкилләре катнашында тантаналы чара оештырылды.

Чарага чакырылган кунаклар арасында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да бар. Ведомство башлыгы республиканың профсоюз активы алдында сәламләү сүзе белән чыгыш ясады, шулай ук оешма һәм предприятиеләрнең хезмәт коллективларына остазлык институтын үстерү өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатларын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International