830 казанлы вакантлы эш урыннары ярминкәсендә булды

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе

22 сентябрь көнне «Крылья Советов» һәм «Горки-Әмәт урманы» шәһәр парклары территориясендә Казан шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан оештырылган вакантлы эш урыннары ярминкәләре узды.

Чарада 830 татарстанлы катнашты. Алар 20 меңнән артык тәкъдим тупланган вакансияләр банкы белән таныштылар. Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләре гражданнарга мәшгульлек, хезмәт һәм дәүләт гарантияләре турындагы законнар, һөнәри белем бирү буенча консультацияләр бирде. Барлык теләүчеләр һөнәри юнәлеш бирүче тест уздылар, эш эзләү буенча мастер-классларда катнаштылар, шулай ук «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында бушлай уку узарга гариза бирә алдылар.

Вакантлы эш урыннары ярминкәләре эшендә Казанның 31 предприятиесе вәкилләре катнашты. Чара кысаларында гражданнарга эшкә урнашу өчен юлламалар да бирелде.

Чарада катнашучыларга шулай ук тематик басмалар – «Работа для Вас» һәм «Твоя работа. Казань» гәҗитләре тәкъдим ителде.

Барлык хезмәтләр гражданнарга бушлай күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International