Лениногорск шәһәрендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Лениногорск шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшсезләр һәм эш эзләүче гражданнар, шулай ук пенсия алды яшендәге затлар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрде.

Чарада районның түбәндәге оешмалары һәм предприятиеләре вәкилләре катнашты: «Күппрофильле төзелеш мәйданчыгы» ҖЧҖ, «Татбурнефть» идарә компаниясе» ҖЧҖ, «Колос» ҖЧҖ, ШЭ Гайфуллина М. И. («Суаре» кафесы), ЭЭМ бүлеге, «Лениногорск РҮХ» ДАССУ, Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернат-йорты, «Ремнефтегаз» ҖЧҖ, «Завод Ленмаш» ҖЧҖ, «Иске Писмән төп гомуми белем бирү мәктәбе» МБББУ, «Лентранс» ҖЧҖ, «Монрайс» ҖЧҖ.

Эш эзләүчеләргә түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителде: геодезист, инженер, юрисконсульт, шәфкать туташы, фельдшер, буфетчы, караучы (сиделка), хезмәт урыннарын җыештыручы, ярдәмче эшче, электр-газ белән эретеп ябыштыручы, бораулау остасы, пешекче, официант, кондитер, төргәкләүче, автомобиль йөртүче һ. б.

Вакансияләр ярминкәсенә 93 кеше килде, шул исәптән 27 пенсия алды яшендәге кеше. Алар вакансияләр турында кирәкле мәгълүмат алдылар, хезмәт һәм мәшгульлек, һөнәри белем бирү һәм яңадан укыту мәсьәләләре буенча консультацияләр алдылар, «Россиядә эш» порталы мөмкинлекләре турында белделәр.

29 кеше эшкә юллама алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International