«Абилимпикс» чемпионатының региональ этабының беренче призерлары билгеләнде

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе

22 сентябрьдә Казан сәүдә-икътисад техникумы базасында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Абилимпикс» VII Милли чемпионатының төбәк этабын ачу тантанасы узды. Ярышлар 75 компетенция буенча уза, катнашучыларның яше – 14 яшьтән 65 яшькә кадәр.

Татарстан Республикасында һөнәри осталык буенча ярышларда 20 кеше катнаша, алар арасында беренче җиңүчеләр дә игълан ителде инде. Шулай итеп, Казанның «Солнечный» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр мәктәп укучылары арасында «Ресторан сервисы» компетенциясе буенча иң яхшылары булдылар. Призерлар өчлеген Камаль Зарипов җитәкли, көмеш һәм бронза медальне Регина Ганиева һәм Алена Горбунова яулады. Команданы хезмәт буенча инструктор Кәүсәрия Кузьмичева әзерләде.

21 сентябрь көнне Казан педагогика училищесы мәйданчыгында «Солнечный» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Адаптив физик культура» компетенциясе буенча өч призлы урынны да алдылар:

1 урын – Хәния Гыйбадуллина,

2 урын – Виктория Зарипова,

3 урын – Екатерина Мокшина.

Команданы адаптив физик культура буенча инструктор Елена Гәрәева әзерләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International