«Шәфкать» үзәге «Бәхетле аналык чоры» технологиясе кысаларында дәрес үткәрде

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе

«Бәхетле аналык чоры» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында 22 сентябрьдә Тукай район үзәк хастаханәсе базасында «Йөкле хатын-кызлар өчен арт-терапия» дигән гамәли дәрес узды. Аны «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Ләйсән Насыйрова үткәрде.

Алты йөкле хатын-кыз катнашкан практик дәрес булачак әниләрне психоэмоциональ һәм физик халәтне яхшырту өчен арт-терапия ысулы белән таныштыруга, катнашучыларның иҗади потенциалын активлаштыруга юнәлдерелгән иде. Шулай ук йөкле хатын-кызлар үз эмоциональ хәлеңне җайга салу ысуллары турында белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International